ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде
Владимир Путин пенсия яшен арттыруны ошатмавын әйтте
Идел буе районы суды “Спурт Банк”ның элеккеге җитәкчесенә "өй аресты" җәзасын билгеләде
Шиһабетдин Мәрҗанинең фикерләренә тирән төшенү булырга тиеш – Рушан Аббясов
Мәскәү татар яшьләре "Йолдызлар яңгыры"на берләшә

Җәмгыять

Юл инспекторы үлгән авария өчен, "БМВ" йөртүчене 15 елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал

28 апрель 2018, 12:40

Юл инспекторы үлгән авария өчен, “Артур Садретдиновның гаебе исбатланып, тиешле җәзасын алыр дип уйлыйбыз”, - диде Ленар Габдрахманов.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). 27 апрельгә каршы төндә Казанның “Яшьлек” метро станциясе янында юл һәлакәте китереп чыгарып, ЮХИДИ хезмәткәренең үлеменә китергән Артур Садретдинов 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Бу хакта ТР ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов әлеге вакыйгага багышланган брифингта әйтте.

“Садретдиновка карата иң элек РФ Җинять кодексының 264нче -“юл йөрү кагыйдәләрен бозу һәм транспорт чарасы эксплуатациясе” маддәсе буенча эш ачу карары кабул ителгән иде. Хәзер исә прокуратура Садретдиновка 310нчы маддә - “Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре гомеренә куркыныч тудыру” маддәсе буенча эш кузгату мөмкинлеген карый. Беренче маддә буенча, 7 елга ирегеннән мәхрүм ителү янаса, монысы нигезендә 15 елдан алып иреген чикләү яный. Без Садретдиновның гаебе исбатланып, тиешле җәзасын алыр дип уйлыйбыз”, - диде Ленар Габдрахманов.

Исегезгә төшерәбез, “БМВ” йөртүчесе – Казан егете Артур Садретдинов. Вакытлыча эшсез. Аның берничә тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозуы билгеле. 2015 елда ул авария урыныннан качып китү сәбәпле, "права"сыз калган була. 2016 елда машина йөртү таныклыксыз рульгә утырган һәм светофорның кызыл төсендә хәрәкәт иткән өчен җаваплылыкка тартыла. Бүгенге көнгә кадәр ул “права”сын кабат алу өчен имтихан тапшырмаган һәм “права”сыз йөргән.

Моннан тыш, Садретдинов 2015 елда законсыз наркотик матдәләр сатып алган өчен административ җаваплылыкка тартыла. 2016 елның августында 228 маддә буенча, “Законсыз накортик матдәләр әйләнеше өчен” 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Ул 1 ел да 3 айны законлы рәвештә утыра, аннары вакытыннан алда азат ителә.

Һәлак булган ЮХИДИ хезмәткәре Юрий Матренин бүген Питрәч районының Көек авылы зиратында җирләнә. Гаилә социаль ипотекага алынган бер бүлмәле фатирда яшәгән. Ленар Габдерахманов идарә тарафыннан Матрениннарга нинди ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. Әлеге төнге һәлакәт 4 секунд эчендә килеп чыккан. “БМВ” йөртүчесенең машина йөртү таныклыгы булмаган. Казан урамында авария ясаган “БМВ”ны юл-патруль хезмәте 170 км/сәг тизлек белән куган, автоһәлакәттә һәлак булган Юрий Матренин һәм аның кулдашы Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10