ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Фән һәм мәгариф

Саба районында балалар бакчаларында төзекләндерү эшләре башланды

28 апрель 2018, 02:00 , Фото: saby-rt.ru

Саба районында балалар бакчаларында төзекләндерү эшләре башланды Төзүчеләр эшне кыска вакыт эчендә сыйфат белән башкарып чыгарга ышандыра.

(Саба, 28 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү программасы 2012 елдан бирле гамәлдә һәм шушы вакыт эчендә Саба районында күпчелек мәктәпкә капиталь ремонт ясалды һәм балалар бакчаларын да төзекләндерү эшләре башланды, дип яза район газетасы.

Барысы 9 мәктәпкәчә учреждение яңартылды инде. Быел “159нчы ПМК” җәмгыяте Сатыштагы “Кояшкай” бакчасын ремонтлауга март ахырында ук кереште. Капиталь ремонттан соң биналар бөтенләй үзгә төс ала, икенче яшьлеген кичерә. “Кояшкай”га, балалар саны артканлыктан, ике төркем ясау өчен 2011 елда ремонт үткәрелгән булган. Мөдир Сәрия Бәдертдинова әйтүенчә, биредә хәзер 43 бала тәрбияләнә. Норматив буенча 35 бала гына сыйдырышлы, тагын 10 бала чиратта тора. Әзерлек төркемендәгеләр мәктәпкә укырга кергәч, алар барысы да бакчага урын белән тәэмин ителәчәкләр. Былтыр авыл җирлегендә 19 бала дөньяга килүе (2016 елда – 13) мәктәпкәчә учреждениегә иҗтыяҗны арттыра. Ата-аналар, бакчада балаларга урыннар бик тар, шөгыльләр һәм уку өчен өстәмә бүлмә булдырып булмасмы, дигән сорауны 2017 елдагы гражданнар җыенында да биргән булганнар.

Быелгы ремонт, әлеге проблеманы өлешчә хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Бинага янкорма итеп эшләнгән 14кә 7 метр мәйданлы азык блогы күзгә күренеп тә килә. Төзү оешмасы эшчеләре яңа стенаны тышкы яктан сайдинг белән төрә, подрядчылар пластик тәрәзәләр урнаштыра иде. Азык блогында кер юу бүлмәсе дә булачак. “Барысы 12 кеше эшли. Төп бинага керү ягы тулаем үзгәртелә. Биредә персонал бүлмәсе, ике төркем өчен туалет булачак. Такта идән сүтеп алынды, бетон җәелде. Алюминий панельләрдән рейкалы түшәм ясалачак, ул янгын иминлеге кагыйдәләренә җавап бирә, экология ягыннан да имин продукция булып санала”, – дип аңлатты оешма прорабы Илнар Галимов. Барысы 6 миллион сумлык эш башкарылачак.

“Капиталь ремонт хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшыртачак. Ата-аналар белән сөйләшү булды. Эшнең бакчаны ябып тормыйча башкарылуына барысы да шат”,– диде Сәрия Бәдертдинова. Балаларның да әлегә урам як ишектән турыдан-туры уен бүлмәсенә килеп керүләренә исләре китми. “Безнең бакчада ремонт”,– диделәр алар бертавыштан. Төзүчеләр эшне кыска вакыт эчендә сыйфат белән башкарып чыгарга ышандыра, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10