ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Р.Миңнеханов һәм Истанбул медуниверситеты ректоры студентлар алмашу турында фикерләштеләр

27 апрель 2018, 18:03

Югары уку йортының Төркиядән читтә дә филиаллар ачу, диплом программаларын кертү хокукы бар.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Төркиягә эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Истанбул медицина фәннәре университеты ректоры Җәүдәт Эрдөлем белән очрашып, студентлар алмашу турында фикерләште. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Җәүдәт Эрдөлем мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында да сөйләшкән.

Әлеге университеты составында 20 фәнни-тикшеренү үзәге һәм аңа бәйле хастаханәләр челтәре бар. Бүген университетта 5,5 мең студент белем ала. Югары уку йортының Төркиядән читтә дә филиаллар ачу, диплом программаларын кертү хокукы бар.

Шулай ук "Эйдос-Медицина" ҖЧҖ һәм Истанбул медицина фәннәре университеты арасында медик симуляторларны куллану өлкәсендә багланышларны үстерүгә юнәлдерелгән ниятләр турында беркетмә имзаланды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10