ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Төркиянең Казандагы элеккеге Генераль консулы Анкарада Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан

27 апрель 2018, 17:37 , Фото: tatarstan.ru

Төркиянең Казандагы элеккеге Генераль консулы Анкарада Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан Казанда өч ел эшләгән Генераль консул Турхан Дильмач Анкарада Татарстан Президенты белән очрашуда төшкән фото куйган.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Анкарада Төркиянең Казандагы элеккеге Генераль консулы Турхан Дильмач белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашкан. Очрашуда төшкән фото Дильмачның Instagram аккаунтында чыккан.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Анкарада эшлекле сәфәрдә. Татарстан Президенты  Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым һәм Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы белән дә очрашты.

Турхан Дильмач Казанда Төркия Генераль консулы вазифасында өч ел эшләде. Ул агымдагы ел башында вазифасыннан китте. Хәзер бу вазифаны Әхмәт Садык Доган били.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10