ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Казан дары заводы генераль директоры урынбасары заводны күчерү хәл ителгәнен әйтте

27 апрель 2018, 17:31 , Фото: архив tatar-inform

Казан дары заводы генераль директоры урынбасары заводны күчерү хәл ителгәнен әйтте Хәзер яңа заводны проектлау һәм төзү эшләре бара.

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”). Казан дары заводын күчерү мәсьәләсе хәл ителгән. Бу хакта журналистларга бүген Казан дары заводы генераль директоры урынбасары Илдус Сәмитов хәбәр итте.

“Бу мәсьәлә белән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шөгыльләнә. Хәзер яңа заводны проектлау һәм төзү эшләре бара”, - дип ассызыклады предприятие вәкиле.

Сәмитов заводның кайчан яңа урынга күчүенә ачыклык кертмәде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10