ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Владимир Путин Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү турында Карарны имзалады

27 апрель 2018, 10:28 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Владимир Путин Татарстанның 100 еллыгын бәйрәм итү турында Карарны имзалады Документ Россиянең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты 2020 елда Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында Карарны имзалады. Шул хактагы документ РФ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында дөнья күргән.

Карар нигезендә, РФ субъектлары хакимиятләре һәм җирле үзидарә органнарына Татарстанның 100 еллыгына әзерлек эшләре һәм аны үткәрүдә катнашырга тәкъдим ителгән.

Документ аны имзалаган көннән үз көченә керә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10