ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Сәясәт

Валентина Матвиенко Фәрит Мөхәммәтшинны Россия парламентаризмы көне белән котлады

27 апрель 2018, 10:06

Валентина Матвиенко Фәрит Мөхәммәтшинны Россия парламентаризмы көне белән котлады Россия парламентарийлары 27 апрельне истәлекле көн генә түгел, үзләренең һөнәри бәйрәмнәре дип тә саный.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). РФ Федераль Җыены Федерация Советы рәисе бүген билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне уңаеннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин адресына котлау телеграммасы юллаган. Бу хакта Татарстан парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Телеграммада әйтелгәнчә, Россия парламентарийлары 27 апрельне истәлекле көн генә түгел, үзләренең һөнәри бәйрәмнәре дип тә саный. 25 ел эчендә ил үсеше, гражданнарның социаль-икътисади иминлеген ныгыту, дәүләтнең территориаль бөтенлеген тәэмин итү, гражданнар җәмгыятен формалаштыру өчен ныклы норматив-хокукый база булдырылган.

«Төбәк закон чыгару органнарын, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнарны федераль закон чыгару процессына җәлеп итү өчен күп нәрсә эшләнде. Боларның барысы да Россиядә сәяси һәм хокукый культура, халык хакимияте традицияләрен үстерүгә ярдәм итә», - диелә телеграммада.

Матвиенко барлык дәрәҗәдәге закон чыгару хакимият органнарының алга таба да бергәләп эшләве тиешле нәтиҗә бирәчәгенә, җәмгыять һәм дәүләттә демократик кыйммәтләрнең формалашуы һәм үсешенә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдергән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10