ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Яңа Чишмәдә "Киленбикә" бәйгесе үтте

27 апрель 2018, 21:54 , Фото: tatar-congress.org

Яңа Чишмәдә Бәйгене Яңа Чишмә районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы оештырган.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). 25 апрель көнне Яңа Чишмәдә Акбүре мәдәният йортында “Киленбикә” бәйгесе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Яңа Чишмә районы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы оештырган бу бәйгедә Чаллы Башы авылыннан Гөлназ Исмәгыйлова, Акбүре авылыннан Резидә Насыйрова, Әдәмсә авылыннан Лилия Борисова, Тубылгытау авылыннан Эльвира Әбүнагимова, Зирекле авылыннан Мөнирә Шакирова, Шахмай авылыннан Наилә Багаутдинова катнашкан.

"Алар өчен четерекле сораулар, төрле биремнәр әзерләнгән иде, ләкин киленбикәләр каушап калмадылар, бөтен сорауларга әйбәт иттереп җавап бирделәр, үзләренең аш-суга осталыкларын, үзләрен иҗади яктан да күрсәттеләр, бишек җырлары башкардылар", диелгән әлеге хәбәрдә.

Бәйгедә Акбүре мәдәният йорты артистлары чыгыш ясаган.

Катнашучы киленбикәләргә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы исеменнән катнашучы дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10