ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте

27 апрель 2018, 07:40 , Фото: архив/Султан Исхаков

Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте Сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә булачак кадрлар алмашы турында әйткән иде.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Республика клиник онкология хастаханәсе баш табибы эшеннән китте. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Сәламәтлек саклау министрлыгындагы чыганагы әйтте.

Агентлык чыганагы мәгълүматы буенча, аның урынын Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе баш табибы Илгиз Һидиятов алачак. Бүген иртәнге 8 сәгатьтә аны онкодиспансер коллективына тәкъдим итәчәкләр.

Моңа кадәр сәламәтлек саклау министры Марат Садыков республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә булачак кадрлар алмашы турында әйткән иде.

"Татар-информ" Татарстанда өч хастаханәнең баш табиблары алышына дип хәбәр итте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10