ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Төркия Чит илләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты

27 апрель 2018, 07:14

Алар Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисади, гуманитар хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләште.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Анкара шәһәренә эш сәфәре кысаларында Төркия Республикасының Чит илләр министры Мәүлет Чавушоглу белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу барышында яклар Татарстан белән Төркия арасында сәүдә-икътисади һәм гуманитар хезмәттәшлекне киләчәктә дә үстерү мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру буенча үзара багланышлар турында фикер алыштылар.

Чарада Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина да катнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10