ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Азнакайда Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар җыелды

27 апрель 2018, 03:00

Азнакайда Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар җыелды Район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов чернобыльчеләргә Рәхмәт хатлары һәм юбилей медальләре тапшырды.

(Азнакай, 27 апрель, "Татар-информ". "Маяк").  Илебез тарихында кар тап булып калган Чернобыль фаҗигасеннән соң элеккеге СССРны аның тагын да колач аласы радиация зыяныннан йолып калган һәм шулай ук 1957 елда “Маяк” катастрофасын бетерүдә катнашкан батыр ир-егетләребез һәр елдагыча, Хәтер көненә җыелды, дип яза җирле басма.

Әлеге фаҗига вакыйгалары турында хәтерләр яңарды, сәламәтлекләре какшап, араларыннан бик иртәли киткәннәрнең якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.

Район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов чернобыльчеләргә Рәхмәт хатлары һәм юбилей медальләре тапшырды, батырлыкка тиң фидакарьлек күрсәткән ир-егетләргә район халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен ирештерде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10