ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Кукмарада Рөстәм Үтәмешевка багышланган республикакүләм конференция булды

27 апрель 2018, 08:00

Кукмарада Рөстәм Үтәмешевка багышланган республикакүләм конференция булды Сәләтле балаларны үстерү, аларны фәнни эшләргә тарту максатында үткәрелгән әлеге чарада республиканың уналты районыннан килгән 73 бала катнашты.

(Кукмара, 27 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Галактика" балалар иҗат үзәгендә сәләтле бабаларны үстерү, аларны фәнгә тарту максатында "Зур фәндә минем Мин" дигән республикакүләм конференция үткәрелде. Әлеге чара якташыбыз, Юрий Гагаринны галәмгә очарга әзерләгән галим, мактаулы радист, СССРның сәламәтлек саклау отличнигы, йөзләгән фәнни эш авторы Рөстәм Исмәгыйль улы Үтәмешевка багышланган иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Конференциядә Рөстәм аганың Мәскәүдә яшәүче улы Россия табигый фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы, техник фәннәр докторы Илдар Үтәмешев һәм башкалар катнашты. Конференциядә республиканың 16 районнан килгән 73 укучы үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр. 

Әминә Хәмәтдинова (Кукмара гимназиясе) - "Декоратив-гамәли иҗат", Ксения Муравьева (3нче урта мәктәп) – "Экология- биология", Әлфинә Хаҗиева (Ядегәр урта мәктәбе) - "Туган төбәкне өйрәнү", Васильев Илья (Поч. Кучук урта мәктәбе) "Техник иҗат",Бөгелмә районыннан Руслан Гафиатуллин "Физика, астрономия, космонавтика" номинациясендә беренче урынны яуладылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10