ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды

26 апрель 2018, 21:52 , Фото: Александр Эшкинин

Татар иҗади яшьләре Тукай шигырен шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды Перфоманс Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә оештырылды.

(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Туган телен белмәгән татар кызы Тукай шигырен оригиналда, ягъни шагыйрь язган иске татар әдәби телендә укыды – бүген татар иҗатчы яшьләре шундый үзенчәлекле перфоманс тәкъдим итте.

“И каләм” перфомансының идея авторы – Казан яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Режиссер данлыклы “Әлиф” эксперименталь хореографик спектаклен куючы һәм “Алтын битлек” театр премиясе алган артистны әзерләүче режиссер буларак та театр сөючеләргә яхшы билгеле.

Перфоманс Казанның “Московский” мәдәният үзәгендә оештырылды. Аның төп тамашачылары Казанның 3нче татар гимназиясенең югары класс укучылары иде.

Тамаша башланыр алдыннан Туфан Имаметдинов Тукайның гарәп шрифты белән иске татар телендә язганлыгын искәртеп үтте. “Бүгенге заман кешесе бу шигырьне Тукайча кабул итә алмый. Алфавит үзгәрү визуаль кабул итү мөмкинлеген дә, яңгырашны да үзгәртте”, - дип аңлатты ул.
Зур экранда “И каләм” шигыренең гарәп алфавиты, иске татар әдәби телендә язылган версиясе, бүгенге әдәби телгә күчерелгән варианты һәм рус теленә Анна Ахматова тәрҗемә ителгән вариантлары алышынып торды.

Шигырьне, көйләп, музыкант Гөлфия Мотыйгуллина укыды. Рояльдә композитор Эльмир Низамов уйнады..

Шигырь укылып беткәч, Гөлфия Мотыйгуллина татар телен белмәве өчен уңайсызлануын әйтте. “Мин Киров өлкәсендә туып үстем. Анда балачакта әбием белән татарча сөйләшсәм дә, Казанга килгәч үземнең татарча бөтенләй белмәвемне аңладым. Биредәге әдәби тел мин белгән телдән бик ерак иде. Бу перфоманска катнашырга икеләнмичә ризалаштым. Мин моны эшләргә тиеш идем. Бу эшем татар телен өйрәнә башларга этәргеч булыр дип уйлыйм”, - диде ул.

“Перфоманс - ул бер тапкыр була торган акция. Ул килеп чыкты һәм үтеп китте. Әлбәттә, теләк булса, аны кабатларга да була, – дип аңлатты Туфан Имаметдинов тамашаның дәвамы белән кызыксынган укучыларга. – Перфоманс - әле татар мәдәниятендә булмаган жанр. Ул булырга тиеш. Перфоманс - актуаль проблема турында сүз әйтү мөмкинлеге. Проблема бар, һәм без аны күрсәтәбез. Бу соңгысы булмас”.

“Без “Әлиф” спектаклен куйганда бик күп импровизацияләр булды. Алар бөтенесе спектакльгә кермәде. Алар минем өчен спектакльдән дә кызыграк булып тоела иде. Әзерләнмәгән әйбер – бер мизгел һәм ул кабатланмый. Перфомансның асылы – кабатланмас булуда. Перфоманс – иҗади кешеләр лабораториясе”, - диде Эльмир Низамов.

“Без бик аз беләбез үз мәдәниятебез тарихын. Тукайдан ары булган иҗатчыларыбызны белмибез. Мең еллык мәдәниятебез бар, ул гарәп шрифтында калган. Цивилизация безне бертөрлегә әверелдерә. Бу - безнең өчен авырткан тема. Шуңа шушы перфоманска алындык”, - ди Туфан Имаметдинов. Ул шушы акциядә тамашачы буларак катнашкан укучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10