ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Марат Бариевның әнисе, авыру булса да, "Тукайны онытмыйбыз" флешмобына кушылган

26 апрель 2018, 21:19 , Фото: из соцсетей

Марат Бариевның әнисе, авыру булса да, Депутатның әнисе Тукайның "Акбай" шигырен укый.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевның әнисе, авыру булуга карамастан, #тукайштабтатар хештегы белән үткәрелгән "Тукайны онытмыйбыз" акциясенә кушылган. Бу хакта депутат Инстаграмда хәбәр итте. 

"Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Мин, хәзерге вакытта нык авырган әниемнең дә бу акциядә катнашуын телим. Бу аңа ярдәм итәр дип уйлыйм. Мин сине бик яратам, әнием!" - дип язган Марат Бариев. 

Акциядә катнашучылар Тукайның шигырьләрен укып, видеоны социаль челтәргә урнаштырырга тиеш. Марат Бариевның әнисе Тукайның "Акбай" шигырен укый. Марат Бариевның әнисе Люция - укытучы булып эшләгән, хәзерге вакытта пенсиядә.

 

 

Сегодня день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. В честь этой знаменательной даты «Штаб» татар Москвы @shtab.tatary проводит флешмоб «Тукай с нами — Тукайны онытмыйбыз». Я хочу, чтобы моя мама, которая в настоящее время тяжело болеет, тоже стала участником этой акции. Надеюсь, что это ее поддержит. Я очень люблю тебя, мамочка! #тукайштабтатар #татарскийязык #MinemYaratkanTatarTelem #изучениетатарсткогоязыка #тукай #Тукаебыз #анием

Публикация от Марат Бариев (@barievmarat)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10