ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әтнәдә “Татарстан музейлар язы – 2018” акциясе Г.Тукайга багышланган чара белән тәмамланды

26 апрель 2018, 23:00

Әтнәдә “Татарстан музейлар язы – 2018” акциясе Г.Тукайга багышланган чара белән тәмамланды Акция 21 апрельдән 26 апрельгә кадәр дәвам итте.

(Әтнә, 26 апрель,“Татар-информ”, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Агымдагы елның 21 апрелендә Татарстанның музейлар Ассоциациясе “Татарстан музейлар язы – 2018” акциясе игълан иткән иде. Акция 21 апрельдән 26 апрельгә кадәр дәвам итте, дип яза район газетасы.

Менә шул вакыт эчендә Әтнә Туган якны өйрәнү музее коллективы, үзенә караган ике филиалы – Ш.Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа мәктәбе музее һәм Күлле Киме мәктәбенең С. Хәким музейлары белән берлектә байтак чаралар: күргәзмәләр, очрашулар, мастер-клас, квест, флэшмоблар уздырды. Иҗат лабораторияләре эшләде.

Бу чаралар 21 апрельдә Сибгат Хәким музеенда Г.Тукай иҗатына багышланган кичә белән башланып, 26 апрельдә, якташыбыз Г. Тукай туган көндә,  район үзәк паркында әдәби марафон белән төгәлләнде.

Менә шул ике чара арасында да байтак очрашулар узды. Комыргуҗа мәктәбенә Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан тарихчылар кайтты, Сибгат Хәким музеенда бер көнне Лев Толстой елы уңаеннан – Лев Толстойга һәм икенче көнне М.Горький иҗатына багышлап, Күлле Киме мәктәбенең 1–8 сыйныф укучылары белән очрашулар үтте. Бу чараларда музей җитәкчесе Луиза Шәмсиева һәм мәктәпнең укытучылары укучыларга язучылар иҗаты һәм аларның яшәеше хакында сөйләп, бу ике шәхескә кагылышлы кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр.

25 апрель көнне исә Әтнә районы Туган якны өйрәнү музеенда "Я- гражданин России! Мин - Татарстан баласы!" дип исемләнеп, әлеге акция кысаларында 6 бала паспортлы булды. Укучыларга иң элек район Эчке эшләр бүлегенең миграция хезмәте тарафыннан паспорт тапшырылды. Аларны паспорт тарихы белән таныштырып, бу документны саклау кирәклеге аңлатылды. Соңыннан укучыларга музейда экскурсия үткәрелде.

Шул ук көнне “Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгендә якташ язучыбыз Хәкимҗан Халиковның 85 еллык юбилеена багышлап, аның җәмәгате Нурия ханым һәм бер төркем кунаклар, язучылар белән очрашу узды. Очрашуда Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов та катнашты.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10