ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Галәвов Дөнья чемпионатына “Имәнлек” станциясенең ачылачагына ышандырды

26 апрель 2018, 20:06

Галәвов Дөнья чемпионатына “Имәнлек” станциясенең ачылачагына ышандырды  Станцияне ачу 9 майга планлаштырылган, әмма, һава шартларына бәйле рәвештә, ачылу көне күчерелергә мөмкин.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Казанда “Имәнлек” ("Дубравня") метро станциясе 9 майда ачылачак. Бу хакта бүген журналистларга “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов сөйләде.

“Мин ышанам, дөнья чемпионатына “Имәнлек” станциясе ачылачак, без аны ачачакбыз” — дип өметен белдерде Галәвов.

“Заказчы да, генподрядчы да түгел, хезмәт күрсәтүче мин. 9ы тапшырсалар— 9ы ук эшлибез”, - дип аңлатты ул.

Станцияне ачу 9 майга планлаштырылган, әмма, һава шартларына бәйле рәвештә, ачылу көне күчерелергә мөмкин.

Шулай ук, яңа станция сафка баскач, пассажирлар агымы да артачак. “11 станциянең проект куәте - тәүлегенә 220 мең кешегә хезмәт күрсәтү. Әлегә ун станциядә тәүлегенә 100 дән 115 меңгә кадәр кеше йөри. Яңа станция эшли башлагач, кеше саны 5-6 меңгә артыр, дип уйлыйм”, - диде ул. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10