ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Самолетта тәмәке тарткан пассажир аркасында Казан аэропортына очкыч мәҗбүри төшеп утырган

26 апрель 2018, 19:23

Мәскәү-Чиләбе рейсының 33 яшьлек пассажирына карата административ протокол төзелгән.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Мәскәү- иләбе рейсында бортта тәмәке тарткан пассажир аркасында самолет мәҗбүри рәвештә Казан аэропортына төшеп утырган. Бу хакта “ RT на русском” хәбәр итә.

Пилот, 33 яшьлек Чиләбе кешесенең очыш вакытында тәмәке тартуын әйтеп, транспорт полициясе хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, ир-атны рейстан алып, полиция бүлегенә китергәннәр. Аңа карата аерым урыннарда тәмәке тарту тыелу турындагы федераль закон маддәсе нигезендә протокол төзелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10