ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Кырым күпереннән машиналар майның икенче яртысында йөри башлаячак

26 апрель 2018, 18:45

Кырым күперенең автоюлы өлешендә статик һәм динамик сынаулар төгәлләнде.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Кырым күпереннән машиналар хәрәкәте майның икенче яртысында ачыла. Бу хакта ТАСС “Стройгазмонтаж” инфраструктура проектлары компаниясе (генподрядчы — Т-и иск.) генераль директоры урынбасары Леонид Рыженькинга сылтама белән хәбәр итә.

“Вәгъдә итүебезчә, Кырым күпере буенча хәрәкәт җәйге сезонга кадәр ачылачак”, - дип белдерде ул.

Алдан Кырым күперенең автоюлы өлешендә статик һәм динамик сынаулар төгәлләнүе хәбәр ителгән иде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10