ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

26 апрель 2018, 21:00

26 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Бүген Шигърият көнендә Тукай премиясенең 2018 елгы лауреатлары бүләкләнде, Рамазан аен үткәрү тәртибе расланды, Кариев театрының яңа бинасы ачылды.

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләрен тапшырды/ Быел Тукай бүләгенә җиде кеше һәм ике коллектив тәкъдим ителгән иде.



Рөстәм Миңнеханов Кариев театрының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты/ "Театр булмаса, телне саклап калып булмый. Хәзер спектакльләргә яшьләрне җәлеп итәргә кирәк", - диде Президент.



Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы Рамазан ае башлану көнен раслады/ Быел иң аз күләмле фитыр сәдакасы 100 сум итеп билгеләнде, ә зәкят түләргә мөмкинлеге булучыларга фитыр сәдакасы 600 сумнан тәкъдим ителә.



“Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов алдынгы журналистларны бүләкләде/ Бүләкләнүчеләр арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының 10 хезмәткәре дә бар.



Казанда Татарстан киносы атналагын "Күктау" фильмы башлап җибәрде/Фильмны аның авторлары - кинорежиссер Илдар Ягъфәров һәм сценарист Мансур Гыйләҗев тәкъдим итте.



Казан волейболчы кызлары Европа чемпионатында җиңү яулады/ Бүген Казан Волейбол үзәгендә U17 Европа чемпионатында җиңгән яшь спортчыларны бүләкләделәр.


 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10