ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Уфада Татар якшәмбе мәктәбендә Тукай бәйрәме үтте

26 апрель 2018, 16:20

Уфада Татар якшәмбе мәктәбендә Тукай бәйрәме үтте Чарада Тукай әкиятләре сәхнәләштерелде, әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр.

(Уфа, 26 апрель, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Уфада икенче Татар якшәмбе мәктәбендә Тукай бәйрәме үтте. Чарада Тукай әкиятләре сәхнәләштерелде, әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр.

Уфада икенче Татар якшәмбе мәктәбе беренче тапкыр  2012 ел ахырында оештырылган иде. Тиз арада ул калада яшәп, туган телдә белем алудан мәхрүм татар балаларының аралашу үзәгенә әверелде.

Уку йортының төп максаты – урыслашкан балаларны милли мохиткә кайтару, аларга татар теленең нигезләрен өйрәтү. Моның өчен мәктәптә милли-мәдәни чаралар даими үткәрелеп тора, төрле түгәрәкләр, “Ләйсән” бию төркеме, “Тере чишмәләр” фольклор ансамбле эшли. Аларның чыгышлары шәһәрдә узган төрле мәдәни конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар яулый. Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты, татар тарихы, фольклоры, музыкасы, бию һәм рәсем сәнгате дәресләре уен рәвешендә алып барыла.

Чираттагы кичә Габдулла Тукайның туган көненә багышланды. Балалар бөек әдибебезнең “Бала белән Күбәләк”, “Су анасы”, “Шүрәле” кебек әсәрләрен сәхнәләштерде, шигырьләрен яттан укыды. Шунда ук Тукай иҗатына багышланган рәсемнәр күргәзмәсе эшләде. Балалар һәм ата-аналар биредә Габдулла Тукайның китаплары белән дә таныша алдылар.

Бәйрәм әдипнең милли гимнга әверелгән “Туган тел” җырын күмәкләп башкару белән тәмамланды


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10