ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Туган тел көнендә Тукай премиясе алган беренче лауреатларның хезмәтләрен барладылар

26 апрель 2018, 15:00 , Фото: Рамиль Гали

Туган тел көнендә Тукай премиясе алган беренче лауреатларның хезмәтләрен барладылар Рәсми кичәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм Тукай премиясенең яңа лауреатларын котлады.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда Туган тел көне уңаеннан рәсми рәвештә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында уздырыла торган кичә быел Тукай исемендәге премиянең 60 еллыгына багышланган иде.

Рәсми кичәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты һәм Тукай премиясенең яңа лауреатларын котлады.

“Шунысы игътибарга лаек: сөекле улын югалтуга ук татар җәмәгатьчелеге Тукай истәлеген мәңгеләштерү эшенә керешә. Шагыйрьне соңгы юлга озатуга көндәлек матбугатта аның бер васыяте турында хәбәрләр күренә башлый. Баксаң, шагыйрьнең “Мәгариф” нәшриятында саткан китапларыннан 500 сумнан артыграк акчасы калган икән. Тукай шул акчаны бер баланы мәктәптә тәрбия кылырга васыять итеп калдырган. Нәтиҗәдә иптәшләре, бу суммага үзләреннән дә өстәп, Тукаев исемендәге премия булдыралар. Мөгаен, бүген олуг шагыйребез исемен йөрткән Дәүләт премиясен дә Тукай васыятенең колачлырак рәвештә тормышка ашуы дип санарга мөмкиндер”, - дип фаразлый кичәне оештыручылар. Алып баручылар Премиянең төгәл 60 ел элек, 1958 елда гамәлгә кертелүен ассызыкладылар.

Тукай премиясенең беренче лауреатлары рәссамнар Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр” пьесасын сәхнәләштергән Камал театры коллективы – Ширияздан Сарымсаков, Әнәс Тумашев, Хәлил Әбҗәлилов, Фатыйх Колбарисов, Асия Хәйруллина, “Тукай” романы авторы, язучы Әхмәт Фәйзи искә алынды. “Җәлил” операсы өчен Тукай премиясенә лаек булган Нәҗип Җиһанов, “Алтынчәч” өчен Тукай премиясе тапшырылган Нияз Даутов, “Шүрәле” балеты өчен үлгәннән соң Тукай премиясе бирелгән Фәрит Яруллин турында хатирәләр яңартылды.

Тамашачы 60 ел элек халкыбыз байлыгы дип танылган әсәрләрне бүгенге яңгырашта кабул итте.

Сценарий авторы – шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, режиссер – Радик Бариев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10