ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Голамәләр дини йолалар турындагы Нигезләмәне яңартачак
VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кураторлар жыя
Владимир Леонов Татарстан спорт министры итеп билгеләнде
Дамир Фәттахов Татарстан яшьләр эшләре министры итеп билгеләнде
Рөстәм Миңнеханов "Татнефть” җәмгыятенең акционерлар җыелышында катнаша

Җәмгыять

2018 елгы Дөнья чемпионаты көннәрендә flydubai компаниясе Казаннан 12 өстәмә рейс ача

26 апрель 2018, 14:27

Төбәкләрдә пассажирлар агымының сизелерлек артуы көтелми, чөнки җанатарларның күбесе Мәскәү аша сәяхәт итүне кулай күрә.

(Дубай, 26 апрель, «Татар-информ»). flydubai компаниясе Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионаты барган көннәрдә өстәмә рейслар ача, дип белдергде журналистларга
flydubai компаниясе өлкән вице-президенты Җәйхун Әфәнди.

Казанга өстәмә рейслар уеннар башланырга бер көн кала ачылачак, шулай ук матчлар төгәлләнгәннән соң бер көн гамәлдә булачак. Казанга барлыгы 12 рейс өстәләчәк (Татарстан башкаласында 6 матч узачак).

flydubai авиакомпаниясе Сочи һәм Волгоградка да рейслар ача (авиакомпаниянең әлеге шәһәрләргә даими рейслары юк).

Шул ук вакытта, белгеч сүзләренчә, төбәкләрдә пассажирлар агымының сизелерлек артуы көтелми, чөнки җанатарларның күбесе Мәскәү аша сәяхәт итүне кулай күрә.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10