ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен тапшыру турындагы указны имзалады

26 апрель 2018, 09:28

Боерык имзаланган көннән үз көченә керә.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру турында боерыкны имзалады.

Язучы Кәримов Камил Әдһам улына (“Карурманда кара песи: повестьлар һәм хикәяләр” (2015) һәм “Игезәкләр йолдызлагы: романнар (2016), рәссам Кузнецов Михаил Ивановичка (“Белые холсты. Народы Поволжья”), Шәфыйгуллин Лотфулла Нурислам улы һәм Зәкуанов Рөстәм Газиз улы составындагы “Таттелеком” җәмгыятенә мәдәният өлкәсендә әһәмиятле проектлар һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең милли кыйммәтләрен һәм тарихи мирасын саклауга өлеш керткән өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе тапшырыла.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына боерыкны гамәлгә ашыру белән бәйле чыгымнарны тәэмин итәргә, диелгән указда.

Боерык имзаланган көннән үз көченә керә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10