ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат

26 апрель 2018, 09:49 , Фото: gossov.tatarstan.ru

Туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проекты яхшылыкка илтмәячәк – депутат Дмитрий Самаренкин ватандашлары чуашларның тел өчен борчылуын әйтте.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин фикеренчә, туган телләрне ихтыяри өйрәнү турында закон проектының ахыры яхшы булмаячак. Бу хакта ул кичә парламент утырышында әйтте.

Дмитрий Самаренкин соңгы ике атнада ватандашлары чуашлар еш мөрәҗәгать итүен билгеләп узды. “Бертуктаусыз шалтыраталар, шәхсән дә мөрәҗәгать итәләр. Алар барысы да Дәүләт Думасына кертелгән яңа закон проекты белән бәйле. Кешеләр телнең киләчәге өчен бик борчыла. Алар бу закон проектының явыз максатын шундук аңлады. Безнең өчен тел – киләчәк буынга халыкның бәһасез мирасын, мәдәниятен, традиция, гореф-гадәтләрен тапшыру чарасы. Бар кеше дә милләте үсәчәгенә ышана иде. Кемгә комачаулады бу? Нигә безне туган телдән мәхрүм итәргә телиләр? Аңламыйбыз. Ватандашларымның да, башка милләт вәкилләренең дә фикере шул: бу закон проекты яхшылыкка китермәячәк. Дәүләт Советы бу закон проектына катгый “юк” дип әйтергә тиеш”, - дип белдерде Самаренкин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10