ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә “Дар” үзәгендә беренче тапкыр Тукайга багышланган кичә үткәрелә

26 апрель 2018, 08:34 , Фото: Зилә Мөбәрәкшина

Мәскәүдә “Дар” үзәгендә беренче тапкыр Тукайга багышланган кичә үткәрелә Кичә Мәскәү татарларын аң-белемгә төшендерү максаты белән оештырыла.

(Казан, 26 апрель, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Бүген Мәскәү шәһәренең “Дар” мәдәни үзәгендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичә уздырыла. Ул Мәскәү татарларын аң-белемгә төшендерү максаты белән оештырыла. Кичә татар һәм рус телләрендә алып барыла. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә кичәнең оештыручысы Эльнара Вәлиуллина сөйләде.

Чарада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган докладлар яңгыраячак. Габдулла Тукайның танылган татар публицисты, фәлсәфәчесе Муса Бигиев белән дуслыгы турында Мәскәү җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы, тарих фәннәре кандидаты Ислам хәзрәт Зарипов сөйләячәк. Шулай ук Тукай иҗатының Урта Азия әдәбиятына йогынтысы турында да ишетергә мөмкин булачак. Программада “ирекле микрофон” эшләячәк: һәр теләгән кеше Г.Тукайның шигырьләрен укый ала.

Кичә татар һәм рус телләрендә алып барыла. Тамашачылар арасында викторина үткәрелүе дә көтелә.

Чараның оештыручысы сүзләренчә, “Дар” мәдәният үзәге гаилә белән ял итү өчен каралган. “Бездә төрледән-төрле чаралар үткәрелә: спорттан алып, фәнни-тикшеренү эшләренә кадәр. Безнең үзәктә чит телләр өйрәтелә, зурлар һәм кечкенәләр өчен мәдрәсә бар, спорт түгәрәкләре, балалар бәйрәмнәре уза. Шулай ук безнең үзәктә киң таралган Шиһабетдин Мәрҗани Фондының бай китапханә фондларының берсе урнашкан”, – диде Эльнара Вәлиуллина.

“Тукай дигәч, татар теленә дә кагылмыйча булмый. Татар теленә килгәндә, бездә һәрдаим татар телендә фильмнар күрсәтелә, тематик очрашулар үтә. Балалар һәм зурлар өчен татар телен өйрәнү клублары бар. Өстәмә иске татар телен өйрәнү буенча курслар уздырыла. Анда инде безнең төркемнәребез гарәп графикасында язылган иске китапларны, хатларны хәзерге кирилл имлясына күчерү эше белән шөгыльләнә”, – дип белдерде Эльнара Вәлиуллина.

“Габдулла Тукайга багышланган чараларны киләчәктә дә уздырырга теләгебез бар. Аудиториябез тулганнан-тула барыр дип өметләнәбез. Кеше үз халкының кыйммәтен белергә тиеш. Әгәр дә кеше үз халкының тарихын өйрәнә икән, димәк, ул үз-үзен аңлый башлый”, – диде Эльнара Вәлиуллина.

Кичә сәгать 19:00 башлана. Үткәрелү урыны: Мәскәү шәһәре, Ленин Бистәсе урамы, 9 йорт, “Дар” мәдәният үзәгенең конференц-залы. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10