ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Татарстан киносы атналагын "Күктау" фильмы башлап җибәрде

26 апрель 2018, 08:50 , Фото: Рамиль Гали

Казанда Татарстан киносы атналагын Фильмны аның авторлары - кинорежиссер Илдар Ягъфәров һәм сценарист Мансур Гыйләҗев тәкъдим итте.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Беренче татар фильмы буларак тарихка кергән "Күктау" фильмы "Мир" кинотеатрында Татарстан киносы көннәрен башлап җибәрде. Атналык "Күктау"ның 15 еллыгына багышланган иде.

Фильм 2003 елда төшерелгән. Аны авторлары - кинорежиссер Илдар Ягъфәров һәм сценарист Мансур Гыйләҗев тәкъдим итте.

"Без ихлас идек, без Татар кинематографиясенең киләчәгенә ышана идек. Без бернинди тәҗрибәсез идек - мин театр өлксеннән, Илдар ВГИКны гына тәмамлап кайткан - безнең беренче адымнар иде. Без бөтен күңелебез белән бирелеп эшләдек, - диде Мансур Гыйләҗев. - Безнең ихласлыгыбызны, ачыклыгыбызны "Кинотавр" жюриы да таныды. Аларга безнең милли йөзебез тәэсир итте - эшебез югары бәяләнде. Алар да безгә ышанып кинопродюсерлар гильдиясе призын тапшырганнар иде".

"Мин Мәскәүдә калырмын дигән идем. Əмма беренче фильмым "Бәхеткәй"дән соң миңа яңа фильм эшләргә тәкъдим булды. Бу конкурста җиңгән сценарий иде. Фильмны төшергәндә миңа 28 яшь иде. Илшат Рәхимбайлар яшендә булганмын, - диде Илдар Ягъфәров. Ул фильмның башта кыска метражлы итеп төшерелүен әйтте. - Ул вакытта мәдәният министры Илдус Тарханов иде. Ул безгә тулы метражлы фильм төшерергә мөмкинлек тапты. Без бөтенебез энтузиазмда эшләдек", - диде режиссер.

"Бу фильмда атмосфера бар. Фильм төрле илләрдә халыкара фестивальләрдә катнашты. Германиядә, Чехиядә, Америкада. Дөнья кинематографиясе яңа кино туып килгәнен тоемлады. Аннары бераз тынлык булды кебек. Хәзер яңа дулкын күтәрелә. Безгә сезнең ярдмегез кирәк. Татар кинематографиясен аякларыгыз һәм акча түләп карап яклагыз. Иң мөһиме шул", - диде Илдар Ягъфаров.

Мәгълүмат әчен. Татарстан киносы атналыгында танылган кинорежиссерлар фильмнарының ретроспективасы белән беррәттән яшь кинорежисссерланың эшләре дә тәкъдим ителә. Атналык кысаларында "Мулла" фильмының премьерасы да булачак.

Татарстан киносы атналыгы республиканың бөтен муниципаль кинотеатрларында үтә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10