ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәт районы укучылары арасында "Шигъри чишмә" бәйгесенә йомгак ясалды

26 апрель 2018, 00:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәт районы укучылары арасында Яшь каләм тибрәтүчеләрнең һәрберсенә остазлар билгеләнде, дөресрәге аларны укучылар «Голос» проектындагы кебек үзләре сайлады.

(Әлмәт, 26 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Яшьләрне әдәбиятка тарту, язучылыкка кызыксындыру максатыннан Әлмәт районы укучылары арасында "Шигъри чишмә" яшь шагыйрьләр бәйгесе игълан ителгән иде. Шушы көннәрдә татар гимназиясе базасында әлеге зур һәм мөһим башлангычка йомгак ясалды, дип яза җирле басма.

Быел тәүге тапкыр «Шигъри чишмә» яшь шагыйрьләр бәйгесен яңа форматта оештырдылар. Яшь каләм тибрәтүчеләрнең һәрберсенә остазлар билгеләнде, дөресрәге аларны укучылар «Голос» проектындагы кебек үзләре сайлады.

Татар гимназиясе китапханәсенә 30 га якын әлеге бәйге катнашучылары җыелган иде. Арада авыл мәктәпләреннән килүчеләр дә бар, шәһәр укучылары да алардан калышмый.

– Әлмәт районында яңа талантларны ачыклауда һәм зур әдәбиятка алып килүдә бу саллы чара булыр дип өметләнеп калабыз. Бүген биредә күңелләре белән безгә якын балалар җыелган. Аларның һәммәсе дә киләчәкләрен язучылык белән бәйләмәсә дә, араларыннан бер генә булса да прозаик һәм дистәгә якын шагыйрьләр чыгар әле, - диде милли мәсьәләләр буенча Әлмәт мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Сиринә Җиһаншина.

Бәйгенең кагыйдәләре гади иде. Һәр укучы хөкемдарлар каршында (Нәфисә Сабирҗанова, Миңзифа Әхмәтшина, Рәфкать Шаһиев) үзенең берәр әсәрен укып чыгарга тиеш. Хөкемдарга шигырь ошаса ул кыңгырауга басып алга таба бу укучының остазы булырга ризалыгын һәм аның белән эшләргә теләген белдерә. Әгәр инде берничә кыңгырау шалтыраса, укучы ул очракта хөкемдарны үзе сайлап алырга хокуклы.

Укучыларга килгәндә, алар арасында Тукайны алыштырырдай һәм көчле шагыйрьләр чыгардай сәләтлеләр бар дип курыкмыйча әйтә алабыз. Түбән Мактамадан 6 нчы сыйныф укучысы Илсур Мифтаховны, мисал өчен, өметле дип әйтеп була. Хәер, кемнедер хәзер аерым атау ялгышлык булыр. Бәйге дип яңгыраса да, «Шигъри чишмә» шагыйрьләрне үстерү өчен булдырылган зур проект бит. Димәк, Тукай һәм Җилилләргә алмаш булырдай талантлар хакында соңрак ишетәчәкбез әле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10