ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Телне куллану иреклелеген өйрәнү иреклелеге белән алмаштырырга җыеналар кебек - депутат

25 апрель 2018, 21:27

"Республиканың дәүләт теле бөтенләй башка проблема, ул туган тел белән бәйле түгел", - ди Марат Галиев.

 

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев фикеренчә, телне куллану иреклелеген аны укыту иреклелеге белән алмаштырырга ярамый. Бу хакта ул бүген Дәүләт Советы утырышында туган телләрне укыту турында закон проекты буенча фикер алышулар барышында әйтте.

"Бу - четерекле мәсьәлә", - дип Марат Галиев күп кенә дәүләтләрнең бу проблемага абынып егылганы булуын билгеләп узды. Швейцария, Бельгиядә дә шундый проблемалар булганын шәрехләде.

"Россия Федерациясендә төрле фикерләр бар. Кемнәрдер, әгәр республикаларның телләрен мәҗбүригә әйләндерсәк, бу Россиянең бөтенлегенә куркыныч тудыра, дип уйлый. Дәүләт телләрен алып ташласак, бу илнең тизрәк таркалуына китерәчәк, дигән фикер дә бар. Нинди генә закон кабул итәргә алынсак та, Конституция исәпкә алынырга тиеш", - ди депутат.

Аның фикеренчә, Россия Федерациясенең белем бирү стандартлары, бу мәсьәләне хәл итү вәкаләтләрен субъектлар карамагына тапшырырга тиеш дип саный. "Дәүләт теле республикада ике яки күбрәк булса, ничек ихтыяри булсын инде ул?! Минемчә, укытуның иреклелеген кулланыш иреклелегенә тәңгәлләштерергә җыеналар кебек. Бу төшенчәләрне бутарга ярамый. Телне өйрәнүнең ихтыярилыгы аны куллану иреклелеген алмаштыра алмый. Илнең дәүләт теле, туган тел, республиканың дәүләт теле дигән төшенчәләр бар. Республиканың дәүләт теле туган тел белән алмашына. Федераль үзәк бу төшенчәләргә ачыклык кертергә тиеш. Республиканың дәүләт теле бөтенләй башка проблема, ул туган тел белән бәйле түгел", - ди Марат Галиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10