ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек киң таралды – белгеч-нарколог Резеда Хәева

25 апрель 2018, 20:02 , Фото: Ильнар Тухбатов

Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек киң таралды – белгеч-нарколог Резеда Хәева Нарколог фикеренчә, хатын-кызларның күбесе ялгызлыктан арыныр өчен, икенчеләре якынын югалтудан спиртлы эчемлекләргә тартыла.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Соңгы елларда хатын-кызлар арасында эчкечелек киң таралган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш белгеч-наркологы, республика наркология диспансерының баш табиб урынбасары Резеда Хәева хәбәр итте.

Нарколог фикеренчә, хатын-кызларның күбесе ялгызлыктан арыныр өчен, икенчеләре якынын югалтудан, өченчеләре тормыштан ямь тапмау нәтиҗәсендә спиртлы эчемлекләргә тартыла. ”Иң куркынычы – хатын-кызның шешә белән дуслашуы. Хатын-кыз алкоголизмы аеруча катлаулы, чөнки гүзәл затлар аңа бик тиз бирешә һәм инде аннан дәвалану да авырлаша. Хатын-кызларның сәрхүшкә әверелүен хәтта якыннары да тиз генә абайламаска мөмкин. Шуңа да аларның күбесе наркология диспансерына бик соңлап, авырулары катлаулы этапта булганда гына килә”, - ди ул.

Резеда Хәева ир-атларда бу чир ниндидер эчке тетрәнгеч кимсенү белән бәйле түгел, ә хатын-кызларның эчкечелеккә бирешүе рухи аспектларга бәйле дип саный. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10