ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү

25 апрель 2018, 21:43 , Фото: Ильнар Тухбатов

Хәлил Шәйхетдинов: Татарстан җыелма командасының бурычы - мактау пьедесталына эләгү Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары сүзләренчә, республика җыелма командасының планнары зурдан.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Татарстан җыелма командасының бурычы - синхрон йөзү буенча Россия чемпионатында мактау пьедесталына эләгү. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр итте.

Татарстан командасы медальләр җыелмасын ярышларның беренче көнендә солистлар арасында техник программада Олеся Архипованың бронза медале белән тулыландырды.

Стартовая пресс-конференция чемпионата России по синхронному плаванию

“Һәр дисциплинада, һәр программада пьедесталга өметләнәбез. Команданың тренеры яшь һәм амбициоз, планнары зур. Үз суыбыз, үз утыбыз, үз җанатарларыбыз: барысы да файдага булырга тиеш. Татарстан җыелма командасы биредә өйрәнү-тренировка җыеннарында булды, шуңа күрә барысы да килеп чыгарга тиеш”, - диде Шәйхетдинов.

Россия чемпионатында Татарстан җыелма командасын берьюлы ике команда тәкъдим итә.

25-27 апрельдә Казанда синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты уза.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10