ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Туган телне мәҗбүри укытуны яклаган петицияне дүрт меңнән артык кеше имзалаган

25 апрель 2018, 18:43 , Фото: скриншот

Туган телне мәҗбүри укытуны яклаган петицияне дүрт меңнән артык кеше имзалаган Петицияне төрле халыкларның танылган сәяси һәм мәдәни эшлекләре дә имзалаган.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Туган телләрне мәктәп программасында мәҗбүри укытуны саклау турындагы петициягә бер атна эчендә дүрт меңнән артык кеше имза куйган. Петициянең авторлары - "Россиядә туган телләргә каршы законга – юк” инициативалы төркеме.

Петиция 10 апрельдә Дәүләт Думасы утырышында “Россия Федерациясендә белем бирү турындагы” федераль законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнән соң язылды. Дәүләт Думасы депутатлары республикаларның милли телләрен ата-аналар ирегенә бирү яклы.

Петицияне төрле халыкларның танылган сәяси һәм мәдәни эшлекләре дә имзалаган. Алар - Якутия депутаты Иван Шамаев, Дагыстанның көнчыгыш телләрен өйрәнү белгече Руслан Корбанов, журналистлар Руслан Айсин һәм Марк Шишкин.

“Россиядә туган телләргә каршы законга – юк” инициативалы төркем якын арада петиция имзалаучыларны биш мең кешегә кадәр җиткерүне максат итеп куя.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10