ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Фин татары Ильяс Кадер: Татар теленең киләчәге - яшьләр кулында

25 апрель 2018, 15:39 , Фото: Салават Камалетдинов

Фин татары Ильяс Кадер: Татар теленең киләчәге - яшьләр кулында Татар теле һәм әдәбиятыннан VI Халыкара олимпиада җиңүчесе Ильяс Кадер фикеренчә, татар телен үстерергә кирәк.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадасында җиңү яулаган фин татары Ильяс Кадер татар телен үстерергә кирәк, дип саный. Бу хакта ул Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Туган тел форумында хәбәр итте.

“Хөрмәтле милләттәшләр һәм дуслар! Мин бу елгы олимпиада җиңү яулавыма чиксез шат. Бәйге бик тиз үтте. Шулай да мин бик күп дуслар таптым, белем һәм тәҗрибә тупладым, татар спектакльләрен карадым. Зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин үзем алты телдә сөйләшәм. Фин татары булсам да, ана телем – татар теле. Татар теле яшьләр кулында. Онытмыйк, саклыйк, үстерик аны. Татар теле белән горурланып яшик”, - диде ул үзенең чыгышында. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10