ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Кәҗә бистәсе” метросыннан алып Татмедиа бинасына кадәр тротуарда плитә җәелә

25 апрель 2018, 16:48

Чистай урамыннан “Казан” Гаилә үзәгенә кадәр җәяүлеләр юлын төзекләндерү Дөнья чемпионаты–2018 матчларына кадәр төгәлләнә.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”). Казанның Декабристлар урамындагы “Кәҗә бистәсе” метросыннан алып Сибгат Хәким урамы чатына кадәр тротуар плитәсе салынып килә. Җәяүлеләр зонасы төзекләндерү эшләрен футбол буенча Дөнья чемпионатына төгәлләү планлаштырыла.

Тротуарны реконструкцияләү эшләре бер айлап элек башланды. Эскиз проектыннан күренгәнчә, биредә җәяүлеләр маршруты гына түгел, велосипед юллары да каралган. Объект паспортында реконструкция Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман кураторлык итүче “Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләр үсеше программасы” нигезендә алып барылуы әйтелгән.

Казан мэриясе алдан Декабристлар урамы чатыннан Чистай урамындагы “Казан” Гаилә үзәгенә кадәр җәяүлеләр юлын төзекләндерү -ремонт эшләре планы нигезендә алып барылуын җиткергән иде. Чемпионат матчлары вакытында нәкъ менә биредә FIFA җанатарлары Фестивале узачак.

Эшчеләр сүзләренә караганда, эшнең зур өлеше алда әле, әмма алар аны Чемпионатка төгәлләячәкләр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10