ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Татар дөньясы

Соңгы сессиядә без йомшаклык күрсәттек – Ринат Закиров

25 апрель 2018, 14:06 , Фото: tatarstan.ru

Соңгы сессиядә без йомшаклык күрсәттек – Ринат Закиров “Ул сессиядә Дәүләт Советы бу четерекле мәсьәләне тикшерүгә әзерлексез булып чыкты”, - диде ул.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Танырга кирәк, тел мәсьәләсенә кагылган соңгы сессиядә без йомшаклык күрсәттек, дип белдерде бүген Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров парламент утырышында.

Искәртеп үтик, депутатлар туган телләрне укыту турында федераль закон проектына карата фикерен белдереп, Дәүләт Думасы Рәисе Володинга мөрәҗәгать юллаячак.

“Танырга кирәк, тел мәсьәләсенә кагылган соңгы сессиядә без йомшаклык күрсәттек, чигендек. Вәзгыять тынычлангач, бу мәсьәлә үзеннән үзе хәл ителер, дип ышандык, мондый яраклашу һич файдага булмады, федераль үзәктән басым көчәйде генә. Дума депутатлары бу мәсьәләнең гаять четерекле булуын инкарь итеп, аны тагын да кискенләштерү юлына бастылар. Алар Дәүләт Думасына мәгариф турындагы федераль законга төзәтмәләр әзерләп, яңа закон проектын керткәннәр. Әлеге закон проекты чынлыкта мәгариф системасыннан туган телләрне кысрыклап чыгаруга юнәлтелгән. Безнең йомшаклык, яраклашырга тырышу, халыкта ризасызлык тудырды, депутатларга карата ышанычны какшатты. Ул сессиядә Дәүләт Советы бу четерекле мәсьәләне тикшерүгә әзерлексез булып чыкты. Без тел мәсьәләсендә нык торырга тиеш идек”, - дип саный Ринат Закиров.

Ул, Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, тел мәсьәләсен игьтибар үзәгендә тотуны сорады. “Сез җитәкләгән “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге дә бу мәсьәләдә үз сүзен әйтергә тиеш, дип саныйм. Татар теле Татарстанда инде чирек гасырдан артык дәүләт теле булып яшәп килә. Бүген татар теле мәсьәләсендә чигенергә хакыбыз юк. Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр, ди...” – ди Ринат Закиров.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10