ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Татар дөньясы

Разил Вәлиев тел мәсьәләсе турында: Дәүләт Советы һәм Президент адресына тәнкыйть күп

25 апрель 2018, 13:41 , Фото: http://gossov.tatarstan.ru

Разил Вәлиев тел мәсьәләсе турында: Дәүләт Советы һәм Президент адресына тәнкыйть күп «Депутатлар корпусы һәм рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халыкларының конституцион хокукларын даими контрольдә тотарга тиеш», - ди ул.

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Дәүләт Советы һәм Президент адресына татар телен саклау буенча позициядә каты тормау өчен тәнкыйть күп яңгырый. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шулай дип билгеләп узды. Искәртеп үтик, бүген парламентның 37 нче утырышында Дәүләт Думасына туган телләрне ирекле рәвештә укыту турында кертелгән закон проекты буенча ялкынлы фикер алышу булды. Татарстан депутатлары Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга, закон проектына каршы булуын белдереп, мөрәҗәгать юллаячак.

«Кызганыч, бүгенге утырышта билгеле сәбәпләр буенча Рөстәм Миңнеханов катнашмый. Әмма Татарстан Президенты – гражданнарның Конституция хокуклары гаранты, өстәвенә, бүген халкыбыз өчен бик нәзберек, четерекле юнәлеш – туган тел турында сүз барганда бигрәк тә. Без матбугатта да, Дәүләт Советы һәм Президент адресына да татар телен саклау буенча позициядә каты тормау өчен тәнкыйтьне күп ишетәбез. Без Президентыбыздан, аның Россиядәге абруен да исәпкә алып, бу сорауны хәл итүдә җитдирәк өлеш кертүен көтәргә хаклы. Ә депутатлар корпусы һәм рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халыкларының конституцион хокукларын даими контрольдә тотарга тиеш», - дип белдерде Разил Вәлиев.

«Соңгы арада матбугат чараларында һәм Мәскәүгә җибәрелгән күпсанлы доносларда “Татар телен көчләп укыту” – “насильственное изучение татарского языка” дип ешаеп киткән лаф орулар, минемчә, бернинди кысага да сыймый. Бәлки, ул тар карашлыктан, тар күңеллелектән, законнарны белмәүдән килә торгандыр? Югыйсә, дәүләт теленең теләсә-кайсы дәүләттә һичшиксез укытылырга тиешлеген исбатлап торасы да юк кебек. Россия Конституциясендә һәм “Мәгариф турындагы” законда да “Обязательное среднее образование” дип акка-кара белән язылган бит. Ничек инде ул, хәтта бүген Россияне дошман күргән чит илләрнең безнең өчен чит телләре дә мәктәпләрдә укыту өчен “обязательный – мәҗбүри” булып та, руслар белән бергәләп шушы дәүләтне корган татар халкының туган теле генә “насильственный – көчләп укыту” дип аталырга тиеш соң әле? Россия дәүләте бүген бик катлаулы чор кичерә. Халыкара масштабта хәлләребез гаять катлауланган чорда, ил эчендә ыгы-зыгы тудырырлык законнар тәкъдим итүне мин һич кенә дә җәмгыятьне берләштерә торган гамәл, дөрес милли сәясәт дип атамас идем. Әллә бу яман ниятле кешеләр тарафыннан махсус эшләнәме икән дигән шигем дә бар хәтта...

Россиянең Төп законы – Конституциясендә дә туган телләрне ирекле укыту турында бер сүздә юк. Ә Россиядә Конституция белән тәңгәлләшми торган законнар кабул итү катгый рәвештә тыела”, - ди комитет рәисе.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10