ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Рафис Борһанов Ризаэтдин Фәхретдин һәм Каюм Насыйри премияләрен тапшырды

25 апрель 2018, 14:28 , Фото: Cалават Камалетдинов

Рафис Борһанов Ризаэтдин Фәхретдин һәм Каюм Насыйри премияләрен тапшырды Яшь буынны тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә ирешкән казанышларыгыз өчен рәхмәт әйтәбез, диде мәгариф министры.

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Бүген Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Туган тел форумы узды. Чарада Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Ризаэтдин Фәхретдин һәм Каюм Насыйри исемендәге премиягә лаек булган җиңүчеләрне бүләкләде.

“Безнең әби-бабаларыбыз сугышта җаннарын бирер алдыннан татар телендә актык сүзләрен әйткәннәр. Бу телдә алар берсенә-берсенә мәхәббәт сүзләре аңлатканнар, ярату хисләрен белдергәннәр. Татар телен, гореф-гадәтләребезне саклау - безнең изге бурычыбыз. Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү иде. Без моңа ирештек, дип саныйм”, - диде Рафис Борһанов.

Мәгариф министры мөгәллимнәргә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт сүзләре дә җиткерде. “Барыгызга да корычтай нык сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар телим. Яшь буынны тәрбияләүдә, тормышка әзерләүдә ирешкән казанышларыгыз өчен рәхмәт әйтәбез”, - диде ул.

Каюм Насыйри исемдәге премиягә - Лаеш муниципаль районы мәктәбе, Казан шәһәре Совет районының 413нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Кафия Закирова лаек булды.

Быел Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге премия Казанның 96нчы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытучы Тарһанова Гүзәлия Инсаф кызына тапшырылды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10