ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфа "Нур" театры "Нурлы Тукай" флешмобында катнашырга өнди

25 апрель 2018, 11:54

Уфа Әлеге флешмоб - шагыйрьнең иҗаты белән якыннан танышып, сәләтләрне күрсәтер өчен мөмкинчелек бирә.
(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Уфа "Нур" Татар дәүләт театры Габдулла Тукай тууына 132 ел тулу уңаеннан флешмоб  игълан итә. Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, “Нурлы Тукай” дип исемләнгән флешмоб Instagram социаль челтәрендә үткәрелә. 
 
Бу флешмоб шагыйрьнең иҗаты белән якыннан танышып, сәләтләрне күрсәтер өчен мөмкинчелек бирә, диелгән әлеге хәбәрдә.
 
Катнашу өчен Габдулла Тукайның шигырен яки шигырьдән өзеген яттан сөйләп, видео яздыру шарт.
 
Видеоязмаларны “Нур” театрының Instagram челтәрендә https://www.instagram.com/nurteatr/ юлларга кирәк.  Шулай ук, катнашучылар язмаларны үз  сәхифәләрендә  #нурлытукай хэштегы белән билгели ала.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10