ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казанда Роза Тихомированың "Себердән сезгә сәлам" концерт–презентациясе була

25 апрель 2018, 09:16 , Фото: tatar-congress.org

Казанда Роза Тихомированың Новосибирск өлкәсендә яшәп иҗат итүче, Себер татарларының рухи-мәдәни мирасын саклаучы, Р.Тихомирова концертына керү ирекле.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Новосибирск өлкәсендә яшәп иҗат итүче, Себер татарларының рухи-мәдәни мирасын саклаучы, Татарстанның атказанган артисты Роза Тихомированың "Себердән сезгә сәлам" дип исемләнгән концерт-презентациясе Казанда булачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Программада Татарстанның атказанган артистлары Закир Шаһбан, Артур-Марат дуэты, Лилия Хәмитова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Габделхак Ахунҗанов (Казахстан), "Себер яшьләре" Халык бию ансамбле (Новосибирск) чыгышлары көтелә.

Концертның режиссеры һәм алып баручысы Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов.

Концерт-тамаша  "Казан" милли-мәдәни үзәгендә (Пушкин урамы, 86 йорт) 25 апрельдә була. 18:30 сәгатьтә башлана.

Керү ирекле. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10