ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казахстанда Сабан туе көне билгеле булды

25 апрель 2018, 08:14 , Фото: архив tatar-inform

Казахстанда Сабан туе көне билгеле булды Милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтү Актаныш муниципаль районына йөкләнгән.

(Казан, 25 апрель, "Татар-информ"). Казахстанда Республика Сабан туе 14 сентябрьгә билгеләнде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә Татарстан Мәдәният министрлыгында Казахстан Республикасы Кызыл Орда өлкәсендә Республика Сабан туен оештыру турында сөйләшү булды. Казахстаннан килгән делегацияне Кызыл Орда акиме урынбасары Руслан Рөстәмов җитәкләгән иде. Очрашу Татарстан Мәдәният министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Эльвира Камалова, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты.

Казахстанда Республика Сабан туен оештыру комитеты утырышында татар милли бәйрәмен үткәрү датасы, аны уздыруда ярдәм күрсәтүче район билгеләнде, татар җәмәгатьчелеген җыю мәсьәләләре каралды. Оештыруга кагылышлы сораулар буенча Данис Шакиров чыгыш ясады.

"Утырышта Казахстан Республикасы Кызыл Орда өлкәсендә республика Сабан туе 14 сентябрьдә уздыру карар кылдылар. Милли бәйрәмне үткәрүдә ярдәм күрсәтү Актаныш муниципаль районына йөкләнде", диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10