ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы, Дин

Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте

24 апрель 2018, 21:49 , Фото: Илдар Мөхәммәдшин

Мөфти Илдар Мөхәммәдшин Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырганын әйтте Эстониянең Ислам җәмгыяте Республиканың йөз еллыгы һәм Беренче мөселман мәхәлләсе теркәлүнең туксан еллыгына багышланган халыкара конференция уздыра.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Эстониянең Ислам җәмгыяте Республиканың йөз еллыгы һәм Беренче мөселман мәхәлләсе теркәлүнең туксан еллыгына багышланган халыкара конференция уздыра. Эстониядә Беренче мәхәлләне татарлар оештырган. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Эстония мөселманнарының мөфтие Илдар Мөхәммәдшин хәбәр итте.

Конференция 25 апрельдә уздырыла. “Бу бәйрәм безнең өчен бик мөһим, чөнки моннан 90 ел элек мәхәлләне татарлар оештырган була. Татарлар бирегә революциягә кадәр Түбән Новгород якларыннан килә башлаган”, - дип сөйләде Илдар хәзрәт.

Илдар хәзрәт Мөхәммәдшин сүзләренчә, конференциядә социаль проблемаларны чишкәндә дин һәм дәүләтнең үзара бәйләнеше турында фикер алышачаклар.

Конференциядә Төркия, Франция, Финляндия, Литва, Латвия һәм Россиядән кунаклар көтелә. Чарада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфтиләр шурасы башлыгы шәех Равил Гайнетдин катнаша алмаганлыктан, беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов чыгыш ясаячак.

Чарада Эстониядә яшәгән һәм мәхәлләне төзүдә катнашкан татарлар турында фильм һәм фотосурәтләр күрсәтеләчәк.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10