ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Дәүләт Советында Татарстанның яшь геройларын бүләкләделәр

24 апрель 2018, 18:13 , Фото: Султан Исхаков

Дәүләт Советында Татарстанның яшь геройларын бүләкләделәр   Республикадан Федерация советы бүләгенә 2017 елда батырлык кылган өч укучы лаек булды.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Алия Җамалиева). Бүген Татарстан Дәүләт Советында  -  2017 елгы "Парламент дәресе" проектында мәктәп укучылары арасында барган иҗади эшләр буенча республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында -  республиканың яшь геройларына Россия Коткаручылар берлеге грамоталарын тапшырдылар. 

Һәр елны Федерация советы “Балалар – геройлар” Бөтенроссия гражданлык-патриотик проектына йомгак ясый. Федерация советы бүләгенә 2017 елда батырлык кылган 233 герой лаек булды. Шуларның өчесе - Татарстаннан.

Россия Коткаручылар берлеге Мактау грамотасы белән бүген батучыны коткарып калган Артур Нугуманов бүләкләнде. Ул үзенең унберенчедә укучы сыйныфташы Искәндәрне коткарган.

Итоги Республиканского конкурса среди школьников в рамках парламентского урока 2017года

Шулай ук Лаеш районындагы Среднедевятовская мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы Евгений Савельев та узган ел июль аенда өч яшьлек баланы коткарып калган. Аңа да Россия Коткаручылар берлеге Мактау грамотасы тапшырылды.

Илназ Смирнов та югалып кала торганнардан түгел. 28 августта фатирда янгын чыккан. Илназ өйдә үзе генә булган. Икенче сыйныф укучысы, ис сизеп, беренче эш итеп тиз генә форточканы ачкан, аннан ярдәм сорап кычкырган.

Итоги Республиканского конкурса среди школьников в рамках парламентского урока 2017года

“Татар-информ” корреспонденты белән әңгәмәдә Илназ янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклек турындагы мәктәптә алган белемнәрен куллануын сөйләде. Ул Россия Коткаручылар берлеге Мактау грамотасын кыюлыгы, белемнәрен куллана белгәне өчен алды.

Яшь геройларны Татарстаннан Федерация советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча башлыгы Рафис Хәбибуллин бүләкләде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10