ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Казахстанда Актау татарлары "Карга боткасы" пешергән

24 апрель 2018, 16:46 , Фото: kctb.kz

Казахстанда Актау татарлары Тамашачыларга концерт һәм театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителгән.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Казахстанның Актау шәһәрендә яшәүче татарлар "Карга боткасы" пешергән. Казахстан татарлары һәм башкортлары конгрессы хәбәр итүенчә, чараны "Булгар" татар этномәдәни берләшмәсе оештырган. 
KargaBotkasyAktau2018 2
 
Тамашачыларга концерт һәм театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Шулай ук кунакларны "карга боткасы" белән сыйладылар, диелә хәбәрдә. 
KargaBotkasyAktau2018 4
 
"Элек кешеләр язны үзләренең канатларында кошлар – каргалар алып килә дип уйлаган. Шуңа күрә, карлар эри, гөрләвекләр ага башлагач, кошлар кайтуга карга боткасы бәйрәме үткәргәннәр. Бу көнне балалар өйдән-өйгә кереп ярма, сөт, май, тоз, шикәр җыеп йөргән һәм бөтен кешене шигырләр сөйләп, җырлар җырлап бәйрәмгә чакырган. Аннары елга буена яки авылның иң матур аланына халык җыелган, учак ягып зур казанда ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче, уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, биегәннәр.Уйнап, биеп күңел ачкач, бөтен кешене тәмле ботка белән сыйлаганнар", диелгән Конгресс хәбәрендә.
KargaBotkasyAktau20187
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10