ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Новгород прокуроры вазифасына Татарстан кешесе билгеләнде

24 апрель 2018, 15:37

Түбән Новгород прокуроры вазифасына Татарстан кешесе билгеләнде  Вадим Антипов кандидатурасын Россия генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев тәкъдим иткән.

(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”). Түбән Новгород прокуроры вазифасына Татарстаннан Вадим Антипов билгеләнде, дип хәбәр итә “Федерал Пресс”.

Россия генераль прокуроры Юрий Чайка кушуы буенча Вадим Антипов кандидатурасын аның урынбасары Сергей Зайцев тәкъдим иткән.

Россия генераль прокуроры урынбасары Антиповны эшлекле сыйфатлары буенча Түбән Новгород өлкәсе прокуратурасы эшчәнлеген оештырырга сәләтле, дип саный.

Вадим Антипов 1970 елда туган, югары юридик белем алган, прокуратура органаннарында инде 14 ел эшли. Ул Татарстан прокуратурасының шәһәр өлкән тикшерүчесе вазифасыннан Пермь крае прокурорына кадәр юл узган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10