ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казанда инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды

24 апрель 2018, 11:16 , Фото: http://mon.tatarstan.ru/

Казанда инглиз теленнән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы башланды Олимпиадада Россия Федерациясенең 69 субъектыннан 199 бала катнашыр, дип көтелә.

(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Казанда инглиз теле буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы старт алды. Анда Россия Федерациясенең 69 субъектыннан 199 бала катнашыр, дип көтелә.

Олимпиада ике турдан (язма һәм телдән) тора, алар Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институтының Чит телләр һәм тәрҗемә югары мәктәбе базасында узачак. Балалар интеллектуаль ярышларда катнашып кына калмыйча, Казан Кремлендә, В.И.Качалов театрында, «Зөя утрау-шәһәрлеге» Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгында, Казан (Идел буе) федераль университетында да булачак.

Олимпиада Казанда 23-28 апрель көннәрендә уздырыла. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10