ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ютазыда язгы кыр эшләрендә катнашачак техника кабул ителде

24 апрель 2018, 06:00

Ютазыда язгы кыр эшләрендә катнашачак техника кабул ителде 32 берәмлек авыл хуҗалыгы машинасының хәзерлеге ачыкланган һәм алар югары бәя алган.

(Ютазы, 24 апрель, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарсә белгечләре, “АгроМир” җәмгыятендә эшләүче хезмәттәшләре һәм белән берлектә, язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы кабул итте, дип яза җирле басма.

Хезмәт коллективының баш икътисадчысы Рамил Сафиуллин хәбәр итүенә караганда, 32 берәмлек авыл хуҗалыгы машинасының хәзерлеге ачыкланган һәм алар югары бәя алган. Моңа кадәр 27 берәмлек трактор һәм аларга өч арбага уздырган техник карау да шундый ук яхшы әзерлек дәрәҗәсендә узган иде.

"Мондый чараларда механизаторларның турыдан-туры катнашуы эштә булган гаепләрне күрергә һәм хаталар өстендә эш алып барырга нигез булып тора", - диде Рамил Сафиуллин.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10