ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә 90 мәдәни чара оештырылачак

24 апрель 2018, 09:54

Казанда футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә 90 мәдәни чара оештырылачак Футбол сөючеләр Казанда күргәзмәләр, концертлар һәм кинотамашалар карый алачак.
(Казан, 24 апрель, “Татар-информ”, Екатерина Фадеева). Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда 90 мәдәни чара узачак.
 
 
Мәдәни программада концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр һәм кинотамашалар бар.
 
Программа Татарстанның, гомумән, Россиянең сәнгатен күрсәтү максатын тота, башкала кунакларының һәркайсына кызык булырлык итеп, төрле жанр, стиль һәм юнәлешләрне исәпкә алып төзелгән, дип искәрттеләр ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.
 
Мәдәни программаларда республиканың иң яхшы профессиональ коллективлары һәм чакырылган солистлар катнашачак.
 
Футбол сөючеләрне 30 концерт программасы, 7 музыкаль фестиваль, 33 спектакль (Казан театрларында), 10 яңа күргәзмә проекты һәм 12 даими эшләүче күргәзмә, ике мәйданчыкта open air форматында 12 кинотамаша, 4 гомуммәдәни проект көтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10