ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

23 апрель 2018, 21:00

23 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта, Татарстан медицина учреждениеләрендә кадрлар алмашынды, Ркаил Зәйдулланың яңа китабы тәкъдим ителде.

Казан Кремлендә Татарстан белән Швейцария хезмәттәшлеге турында фикер алыштылар / Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең Россиядәге Тулы вәкаләтле Илчесе Ив Россье белән очрашты.

Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы арта / 1 майдан минималь хезмәт хакы 11 мең 163 сумны тәшкил итәчәк.

Казанда Ркаил Зәйдулланың яңа шигырь китабы тәкъдим ителә / Шигырь кичәсен "Татар-информ" аша онлайн карарга мөмкин.

Татарстан сәламәтлек саклау министры кадрлар алмашуы турында хәбәр итте / Марат Садыйков Татарстан медицина учреждениеләрендә яңа билгеләүләрне шәрехләде.

Иранлы кунакларда Болгар ислам академиясе һәм "Хозур-ТВ" телеканалы аеруча кызыксыну уятты / Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Колшәриф” мәчетендә Иран делегациясен кабул итте.

Марат Әхмәтов дым запасын саклауга быел зур игътибар бирергә кирәклеген әйтте / Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының метеостанция фаразлары буенча, коры һәм эссе җәй көтелә.

Татарстан прокуратурасы 8 сәүдә һәм күңел ачу үзәген ябуны таләп итә / Кемероводагы фаҗигадән соң, бөтен Россия буенча массакүләм халык тупланган урыннарда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше тикшерелә.

Табигатьне саклау прокуратурасы кар күчләре өчен махсус урыннар булдыруны тәкъдим итә / Прокурор быел рөхсәт ителмәгән урыннарга кар түгүчеләр булмавын әйтте.

Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарны төзекләндерәләр / Җиңү көненә шәһәрдә һәйкәлләр, стелалар һәм хәрбиләр күмелгән урыннарны тәртипкә китерәчәкләр.

Әхтәм Зарипов Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителгән / Әлеге карар берлекнең идарә утырышында кабул ителгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10