ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарны төзекләндерәләр

23 апрель 2018, 14:38 , Фото: архив tatar-inform

Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарны төзекләндерәләр Җиңү көненә шәһәрдә һәйкәлләр, стелалар һәм хәрбиләр күмелгән урыннарны тәртипкә китерәчәкләр.

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). Казанда Бөек Ватан сугышы геройлары исемен йөрткән урамнарны тәртипкә китерәчәкләр. Бүген Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

Аерым алганда, Олег Кошевой, Гадел Кутуй, Ватутин, Бичурин, Маршал Чуйков һәм Симонов урамнарындагы тротуарларның асфальт-бетон өслеген яңартачаклар.

Моннан тыш, ел саен Казанда гомумшәһәр өмәләре кысаларында һәйкәлләр, стелалар һәм хәрбиләр күмелгән урыннар чистартыла һәм тәртипкә китерелә, диде докладчы. Әйтик, студентлар «Самосырово», «Дәрвишләр бистәсе» һәм «Царицыно» зиратларындагы хәрбиләр җирләнгән каберләрне тәртиптә тотуга юнәлдерелгән «Яшә һәм исеңдә тот» дигән акциядә катнаша.

«Мемориаллар һәм Җиңү паркындагы музейга аерым игътибар бирелә. Мисал өчен, бүген бу эшкә Совет районы мәктәпләрендә укучылар да кушылды», - дип искәртте Азат Абзалов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10