ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чүпрәле укучысы Татарстан Республикасы язучылар берлегенең Дипломына лаек булды

23 апрель 2018, 06:00

Чүпрәле укучысы Татарстан Республикасы язучылар берлегенең Дипломына лаек булды Низамова Гүзәл “Ел укучысы” исеменә лаек булган иде.

(Чүпрәле, 23 апрель, "Татар-информ", "Туган як").  Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең 5 нче “Б” сыйныфында белем алучы, мәктәп күләмендә 5-8 нче сыйныфлар арасында “Ел укучысы” исеменә лаек булган сәләтле укучы Низамова Гүзәл дипломлы булды, дип яза җирле басма.

Ул “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” III республикакүләм Ренат Харис укуларында “Ренат Харис иҗатында матурлык төшенчәсе чагылышы” темасына уңышлы чыгыш ясап, Татарстан Республикасы язучылар берлегенең III дәрәҗәле дипломына лаек булды. Җитәкчесе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Яруллина Ф.М. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10