ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлки районында укучыларның Н.Дәүли исемендәге V ачык фәнни-тикшеренү конференциясе булды

23 апрель 2018, 00:00

Әлки районында укучыларның Н.Дәүли исемендәге V ачык фәнни-тикшеренү конференциясе булды Иң яхшы эшләрнең авторларына дипломнар hәм сертификатлар тапшырылды.

(Әлки, 23 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында укучыларның Нәби Дәүли исемендәге V ачык фәнни-тикшеренү конференциясе булды, дип яза җирле басма.

Базарлы Матакта Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучыларның V ачык фәнни-тикшеренү конференциясе булды. Анда Әлки, Нурлат, Алексеевск районнарыннан hәм Ульяновск өлкәсенең Аллагул мәктәбеннән 114 укучы катнашты. Алар 13 секциядә эшләделәр. Балалар татар теле hәм әдәбияты, рус теле hәм әдәбияты, математика, информатика, туган як тарихын өйрәнү hәм башка темалар буенча тикшеренү эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим иттеләр. Иң яхшы эшләрнең авторларына дипломнар hәм сертификатлар тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10